Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Күптән түгел нурлатлы Григорий Шугаевның Реплика-ГИШ юртагы чираттагы дәрәҗәле җиңүен яулады

    Казан ипподдромында чираттагы чабыш көнендә Реплика-ГИШ туры биясе 1600 метрлы дистанциядә Төркем призын яулады.

    Аннан алдарак, 21нче чабыш көнендә Шугаевның шул ук юртагы янә 1600 метрлы дистанциядә Төркем призында III урын алган иде. Моннан тыш, әлеге ат хуҗасының Беркут җирән айгыры да Орлов юртаклары арасында 1600 метрга уздырылган "Пиона" призы узышларында III килде. Барлык өч заездда да юртаклар мастер-җайдак Владимир Рачин идарәсендә йөгерделәр.
    Нурлатның башка аргамаклары да матур гына уңышларга ирешеп торалар. Мисал өчен, 21нче чабыш көнендә "Ягуар" спорт клубының Александр Иванов тезгенләгән Принц Бернес кара җирән айгыры 3 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк чиста токымлы гарәп чабышкылары арасында үткәрелгән Maiden призында II урын алды. 22нче чабыш көнендә исә Ф.Сибагатуллин исемендләге ат заводыннан Байшат туры биясе уңышка иреште (җайдагы - Николай Ухванов). Әлеге аргамак Россиядә туган чиста токымлы чабышкылар арасында уйнатылган призда 1800 метрлы дистанцияне икенче булып үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: