Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлыда чупакабра йөри

Бу арада авылны гөр китергән вакыйгалар гаепчесенең нәкъ менә чупакабра булу фаразы кем авызыннан чыккандыр һәм ул ни дәрәҗәдә хактыр, анысы әле сорау астында. Әмма җанвардан зыян күрүчеләр һәм аны үз күзләре белән күрүчеләр хәлне бик куркыныч итеп тасвирлыйлар.

...Ике-өч көн элек таң алдыннан Суфия Зарипова абзар калиткасының шапылдап ябылуын ишетә. Ятагы тәрәзә янында гына, үрелеп күз салса, ниндидер җанвар калиткадан кереп, сетка тарттырылган чеби әрҗәсенең ишеген ачкан да яшь чебешләрне җыештырып маташа. Үзе эткә охшаган, кара сыртлы, соры төстәге җанварның ал тәпиләре кеше кулы кебек бик тиз һәм яраклашып хәрәкәт итә, менә-менә чебиләрне ботарлап бетерергә дә җае бар. Куркынган апай кунакка кайткан кызын уятып тәрәзәгә ябырыла һәм икәүләшеп җанварны куркытып кычкырырга тотыналар. Тавыш катыга киткәч, җанвар тиз генә калитка ишеген ача да йорттан чыгып ычкына. Өнсез калган хуҗалар шактый вакыт йортка чыгарга да куркып торалар әле.
Бактың исә, бу авылдагы хәлләрнең башы гына була. Аннан Гаваз Әсәдуллиннарның казларына, Фалис Сабировның һәм Хәниф Атауллинның сарыгына һөҗүм була. Соңгы очракны яшьләр күреп фотога да төшерәләр, әмма ара ерак булу сәбәпле, сурәт тонык килеп чыга. Вәгыйзь Шәкуровның югалган казлары да шул зәхмәтнең эше түгел микән, дигән шик төшә. Кыскасы, чупакабра-ерткыч авыл халкын чын - чынлап куркуга сала.
Бактың исә, ул инде Татарстанга бүген генә килеп чыккан кунак түгел икән. Кайчандыр Латин Америкасында пәйда булган һәм "кәҗәләрне имүче" исемен алган җанвар чыннан да бернидән курыкмыйча малларның бугазыннан кан эчүе белән дан казанган икән. Аңа тимер сетка да, башка каршылыклар да киртә була алмый ди. Татарстанда быел Кукмара һәм Питрәч районнарында булган шундый очраклар Интернет челтәрендә дә бар. Анда да җанварның нәкъ менә чупакабра булу фаразы гына карала үзе, кистереп кенә нәкъ ул дияргә берәү дә җөрьәт итми.
Ни генә булмасын, авыл кешесенең авырлык белән үстергән ризыгына ерткычларча һөҗүм шатлыклы хәл түгел. Шуңа Кычытканлы авыл җирлеге җитәкчелеге халык ярдәме белән аңа ау оештырырга булган. Тик менә канатлы эткә охшаш җитез җанвар тиз генә тоттырыр микән?... Аннары, форсаттан файдаланып, ике аяклы "чупакабралар" да пәйда булмагае авылда. Кычытканлыда бик серле кош-корт югалу очраклары узган елны да булган иде бит...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чупакабра