Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кыш Бабай Түбән Чаллыдан Красновлар гаиләсенә бүләкләр алып килде

Александра чәршәмбе көнне Казанга Президент чыршысына барды, ә кичә Красновларны Кыш бабай өйләренә килеп котлады. Яңа ел алдыннан район газетасы редакциясенә Түбән Чаллыдан 10 яшьлек Александра Буринадан хат килеп төште.

Анда түбәндәге юллар бар: "...Узган ел балалар йортында яшәгәндә, мин Кыш Бабайдан миңа әти-әни бүләк итүен сорап тордым. Хәзер минем әти-әнием бар, мин аларны бик яратам..." Конвертта Александра тәрбияләнүче 9 балалы Красновлар гаиләсен тасвирлаган зур рәсем дә бар. Кыска һәм балаларча самими хатында кызчык җыр һәм рәсем ясау белән мавыгуын язган, һәм Яңа елда Кыш Бабайның караоке белән рамкалар бүләк итүен сораган. Газетачыларның балалар хыялларын чынга ашыру тәҗрибәсе бар инде: берничә ел элек без "Хыяллар чынга аша" хәйрия акциясе оештырган идек. Ул чагында дистәләгән иганәчеләребез безне хуплады, һәм аларның ярдәме белән күп кенә балалар Кыш Бабайдан хыялланган бүләкләрен алдылар. Бу юлы да ниятебез хуплау тапты: кызчыкның хаты Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның да күңелен нечкәртте. Һәм кичә ул Кыш Бабай аша Александрага бүләкләр озатты. Нәкъ кыз теләгәннәрне. Чөнки Александра могҗизаларга да, Кыш Бабайга да ышана.
Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" НГДУсы җитәкчесе Илгиз Салихов өчен узып баручы ел игелекле гамәлләргә бай булды: 12 ай эчендә аңа 158 мөрәҗәгать кергән. Аларның һәркайсында кемнеңдер әрнүе, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе, булышуга өмете ята. Мисал өчен, Фәхриев һәм Долганов депутатның тырышлыгы белән тиешле медицина ярдәме алганнар. Абдрахмановлар, Сабировлар, Ивановлар, Наумовлар, Гыйләҗевлар, Емельяновлар янгыннан соң торакларын ремонтлауга һәм торгызуга киткән чыгымнарының бер өлешен каплый алганнар. Болардан тыш, "Алсу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен депутат ярдәмендә спорт комплексы алынды, ә җирле талантларның иҗатын сөючеләргә концерт программалары оештырылды. Яшьлек мкр.да балалар мәйданчыгын төзекләндерү, Чуваш Мәнҗесендә суүткәргеч төзү, асылда социаль ипотека, ветераннар, нефть тармагы хезмәткәрләре өчен төзелгән йортлар урнашкан Кариев һәм Тимерҗанов урамнарында юллар ремонты, районда, республикадагы хәйрия акцияләрендә катнашулар да күз алдында. Депутат агымдагы елны да игелек белән төгәлләргә булды: Кыш бабайдан бүләк алган нәни Александра күзләрендәге шатлык очкыннары иң олы рәхмәтләргә тиң иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат