Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кышкы юл сыный

Мисал өчен, шул чор эчендә район юлларында барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике кеше үлгән, ике бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

3 гыйнварда Нурлат-Пушкино автоюлының икенче километрында ВАЗ-21099 маркалы такси машинасы каршы як полосага чыга һәм "КамАЗ" автомашинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ВАЗ-21099 машинасындагы ике пассажир бала төрле тән җәрәхәтләре ала, ә шофер вакыйга урынында ук вафат була. Баланың берсе Казанга реанимация бүлегенә җибәрелгән.
5 гыйнварда Нурлат-Кузайкино автоюлының 74нче километрында "Трактир" кафесы янында да автоһәлакәт килеп чыга. Юл аркылы чыгучы олы яшьтәге хатын-кыз "КамАЗ" машинасы астында калып, шунда, һәлакәт урынында ук үлә.
- Ел юлларда күңелсез хәлләрдән башланды. "Игътибар, балалар!" акциясе вакытында ике баланың юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе дә аяныч. Яңа ел каникуллары чорында гына да барлыгы 11 җәяүле юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылды. 6 машина йөртүче руль артына салган көе утырган өчен тоткарланды, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов.
- Шулай да, тулаем алганда, яңа ел каникуллары чагыштырмача тыныч үтте. Кизү телефонына кергән 90 мөрәҗәгатьнең нибары икесе генә җинаять буларак теркәлде. 3 гыйнварда "Фортуна" кафесының бар стойкасыннан 15 шешә аракы юкка чыккан. Бу җинаять әлегә ачыкланып бетмәгән. Ә менә 4 гыйнварда ЦРБның приемный покоенда кәрәзле телефон урлау очрагы буенча теркәлгән җинаять ачыкланды, - ди Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең штаб начальнигы Елена Поплавская тулаем оператив хәлләргә нәтиҗә ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев