Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әлегә чакрым ярым

Киекленең көнбатыш өлешендә су кертүнең урамнарга торба салу эшләрен "Чистая вода" ОООсы башкарды.

Оешма эшчеләре авылның өч урамында 1,5 чакрым арага торба салып чыктылар. Бу эшне өзлексез яңгыр явып торган катлаулы шартларда башкару белән бергә, аның әле оешманың үз әйләнеш средстволары исәбенә эшләнгәнлеген дә әйтергә кирәк. Бүген оешма эшчеләре Кизләү авылында суүткәргеч торба салу белән мәшгуль.
Шәһәрдә һәм районда суүткәреч һәм канализация челтәрләре сузу буенча төп подрядчыларның берсенә әйләнеп баручы оешманың быел башкарган эшләренең берсе генә бу. Югары Нурлат авылына су китерү кебек киң масштаблы эшне дә әлеге оешма башкарып чыкты. Шәһәрнең берничә микрорайонында, шул исәптән, яңа файдалануга бирелә торган йортларга су һәм канализация челтәрләре тарту да аларга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев