Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Мамык балалары сәламәт яшәү яклы

    25 июнь көнне Мамык авылы яшьләре һәм җирле мәктәп укучылары, Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, гасыр проблемасына карата үз карашларын махсус акциядә белдерделәр. Эш көне азагында алар мәдәният йорты каршында "Сәламәт бул, бие!" дип аталган флешмоб үткәрделәр.

    - Төп коралы наркотиклар булган яшьләргә каршы сугышның бүген дә дәвам итүен искәртүче көн бу. Безнең балаларның позициясе аңлашыла - алар сәламәт яшәү рәвеше яклы, - ди мәдәният йорты директоры Юлия Магарина.
    "Мөстәкыйль яшьләр" проектының Юлия Магарина һәм Мамык мәктәбенең математика укытучысы Людмила Кондинова оештырган акциясе авыл халкында яңгыраш тапты. Аңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бик теләп кушылды. Балаларының карашын әти-әниләре дә хуплады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: