Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мамык күпере ябыла

Быел, урамда суыклар башланып, җир туңдыргач, Мамык авылы янындагы Зур Сөлчә елгасы аша үтә торган күпер ябылачак. Сәбәбе - аның авария хәлендә булуда. Яңа күперне төзү эшләре ярты елга сузылыр, дип хәбәр иттеләр ремонт эшләрен башкаручы "Мостовик" җәмгыятеннән.

ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, Казанга йөрүче автобуслар, зур йөк машиналары өчен трасса Андреевка-Яңа Тимошкино-Аксубай аша булачак. Ә менә районның Мамыктан соңгы авылларына маршрут автобуслары ремонт эшләре беткәнче туктатылып торачак, дип хәбәр иттеләр "Нурлат АТПсы" ААҖендә. Дөрес, җиңел машиналарга Сөнчәләй авылы аша әйләнеп узарага да мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегендә.
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ Сљлчђ елгасы

2
X