Мамык авыл җирлегендә үзара аңлашып һәм тату яшиләр
Мамык авыл җирлегендә үзара аңлашып һәм тату яшиләр
Мамык авыл җирлегендә җиде милләт вәкилләре – барлыгы 1504 кеше гомер кичерә, шуларның 1388е – Мамыкта, 116сы – Бутаиха поселогында яши.
105 бала мәктәптә белем ала, мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 46. 5 гаиләдә опекага һәм тәрбиягә алган 23 бала тәрбияләнә. Узган ел 6 бала дөньяга килгән, 19 кеше вафат булган. Эшкә сәләтле кешеләрнең саны – 1044. Авыл җирлегендә яшәүче 8 кеше шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Оксана Ванчурина һәм Евгения Павлова крестьян-фермер хуҗалыгы тоталар, аларның эшчәнлеге терлекчелек һәм игенчелек юнәлешләрен колачлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев