Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мамыклылар үзләре өчен ял итүнең яңа мөмкинлекләрен ачтылар

Марттан “Нефтьче” Мәдәният йортында “Шат күңелле чүлмәкчеләр” дип аталган чүмәк ясау студиясе эшли башлады.

Бүгенге көндә анда, нигездә, балалар йөри, тиздән исә аларга өлкән буын вәкилләре дә кушылачак.

– Бу идея күптәннән туган иде инде. Әмма, үзегез беләсез, чүлмәкчелек остаханәсе булдыру һәм бу эшкә балаларны өйрәтү теләге генә аз. Моның өчен махсус җиһазлар, яхшы материал кирәк. Әмма идея бик кызыклы булгач, Анна Дугина белән без аны һичшиксез тормышка ашырырга кирәк дип хәл иттек һәм җиң сызганып эшкә керештек, – ди “Нефтьче” Мәдәният йорты директоры Юлия Магарина.

– Һәм бу безнең хәлдән килде! – дип елмая Анна Викторовна әзерлек эшләренең ничек баруы хакында сөйләп. Алар чүлмәк түгәрәге, керамик массалар, алъяпкычлар, пумалалар һәм буяулар сатып алганнар, иҗат остаханәсен җиһазлаганнар.

Идеянең балаларның күңеленә хуш килүе турында әйтеп торырга кирәкме икән. Алар түгәрәккә бик теләп һәм кызыгып йөриләр. Һәм бүген инде үзләренең беренче эшләре белән дә мактана алалар.

Мәсәлән, Серафима Долгова балчыктан коймак өеме өстендә утырып торучы Масленица курчагын ясаган. Утлы ат – Савелий Ягуткин, Пасха куяны – Даша Шутованың хезмәт җимешләре.

 – Безнең барыбызга да балчык белән эшләү, төрле фигуралар һәм чүлмәкләр ясау бик ошый, – диләр бертавыштан Мамыкның яшь чүлмәк ясаучылары.

Биредә балалар балчыктан шулай ук төрле – Дымково, Филимоново, Каргополь һәм башка стильләрдә уенчыклар ясарга өйрәнә. Акрынлап камыр пластикасын да, халыкта аны биокерамика дип атыйлар, өйрәнеп киләләр. Сүз уңаеннан, ул да мавыктыргыч кул эше. Тиз генә килеп чыкмый, билгеле, әмма осталыкларын арттыра баралар. Һәм бу шөгыльләрнең киләчәктә кирәге чыгамы-юкмы – берсе дә бу хакта уйланмый. Бәлки, алар үзләрен бөтенләй башка эш юнәлешендә табар. Әмма түгәрәктә алган файдалы шөгыльләре алар белән бөтен тормышларына калачак. Чөнки сәләтле булып туган кеше, һичшиксез, остага әверелә. Балта остасымы, дизайнер, чүлмәкчеме – әһәмиятле түгел, ләкин оста булачаклары хак.

 – Кызганычка каршы, бүгенге көндә районыбызда яшьләрне үз кәсебенә өйрәтерлек һөнәрмән чүлмәкчеләр юк. Әмма безгә бәхет елмайды. Балчыктан әвәләү сәнгатен мөстәкыйль үзләштергән остабыз бар һәм ул махсус курсларда һөнәри белем алырга планлаштыра, – дип билгеләп үтте Юлия Магарина. – Хәзерге вакытта без төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән пенсионерлар һәм инвалид балалар өчен дә тематик дәресләр эшләдек. Чөнки балчык белән эшләү нерв системасына уңай йогынты ясый, тынычландыра, куллар моторикасын һәм күзаллауны үстерә. Теләүчеләр дә күп.

Киләчәктә авыл остаханәсендә гаиләләр өчен тематик мастеркласслар да узачак. Аннан һәр кеше үз куллары белән ясаган сувенир белән китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев