Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Машинага ышаныч кәгазьләре бетерелде

24 ноябрьдән машина йөртүчеләр кулдан язылган ышаныч язуын алмаска да мөмкиннәр.

Законга керткән төзәтмәләр нигезендә әлеге документ хәзер мәҗбүри түгел. Димәк, машина хуҗасына башка шоферга машинаның ачкычын, теркәү турындагы документын һәм ОСАГО полисын бирү җитәчәк. Шулай да ЮХИДИ бүлегендә әйтүләренчә, кайбер очракларда автомобиль ышаныч язуы үк кирәк булачак икән.
- Документ транспорт чарасын теркәгәндә, исәптән төшергәндә, техник карау үткәргәндә, шулай ук ОСАГО оформить иткәндә кирәк, - ди ЮХИДИ бүлегенең имтихан бүлеге начальнигы Владимир Тимофеев. -Мисал өчен, башка берәүнең машинасы белән чит илгә чыгарга җыенучыларга әлеге машинадан файдалану хокукы алыр өчен нотариаль расланган ышаныч кәгазе кирәк булачак, - ди белгеч.
Машина йөртүчеләр әйтүенчә, әлеге төзәтмәнең уңай яклары да, тискәре яклары да бар икән. Шулай да төзәтмәләр кергәнче кулланыла торган ысул - 100 сум штраф салу һәм машинаны эвакуатор ярдәмендә штраф стоянкасына кую бетерелде, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегендә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Закон ОСАГО ЮХИДИ

2
X