Җәмәгать кабул итүе
Җомга көнне, 28 октябрьдә, Нурлат районында җәмәгать кабул итүе эшләячәк. Бу көнне Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Шәфигуллин халыкны кабул итәчәк.
Гражданнар, юридик затларның вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр Федераль антимонополия службасы өлкәсенә караган сораулары буенча консультация ала алачаклар. Кабул итү көндезге 11дә башлана. Район башкарма комитеты, 3нче кат, 37нче бүлмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев