Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәп автобусларына шоферлар җитешми

32 автобуска бары 29 шофер икән.

Бу - иң беренче чиратта машина йөртүчеләр арасында автобус йөртү өчен кирәк булган "Д" категорияле таныклыларның аз булуы белән бәйле, диделәр район мәгариф идарәсендә. 2006 елда бер маршруттан башланган мәктәп автобуслары саны хәзер 32гә җиткән, әле тиздән автопаркны яңарту да көтелә икән. Әмма проблемалар да очрап тора. Шул 32 автобус арасында Ключи бистәсеннән шәһәрнең 3нче урта мәктәбенә йөреп укучы балаларга гына транспорт юк. Ключи шәһәр составына кергәнлектән, балалар мәктәпкә шәһәр эчендәге маршрут автобусында йөриләр, диделәр мәгариф идарәсендә ситуациягә аңлатма биреп.Дөресрәге, мондый категориягә ия булган машина йөртүчеләр, хезмәт хакы аз булганлыктан, мәктәп автобусын йөртергә атлыгып толрмый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат