Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Богдашкино авылында клуб мәктәп бинасына күчте

Мәдәният йортының яңа урынга күчүен 3 ноябрьгә планлаштырылган "Көзге бал" бәйрәмендә билгеләп үтәрләр, мөгаен.

Бәхет булмас иде, бәхетсезлек булышты, диюләре нәкъ менә бу очракка туры киләдер дә. Әнә бит, авыл уртасындагы мәктәпне быелдан башлангычка гына калдыралар, дигән сүзгә халык ничек кайгырышкан иде. Күпләр аның өч катлы бинасын нишләтерләр инде, дип тә баш ваттылар. Дөрес, биредә үк балалар бакчасы, авыл китапханәсе, медицина пункты да урнашкан анысы, тик мәктәп бинасы искиткеч зур, ә башлангыч мәктәп өчен әлләни күп урын кирәкмәгәне билгеле, калган өлеше хуҗасыз булып ятмасмы?! Тик юкка көенгәннәр икән. Инде күптәннән авария хәлендә саналган мәдәният йортын карарга дип төрле тармак җитәкчеләреннән торган делегация белән килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков аны мәктәп бинасына күчерергә кирәк дип тәкъдим итә.
- Мәдәният йортыбыз 1973нче елда гына төзелгән булса да, нигезе дөрес салынмаганлыктан, күптәннән стеналарында ярыклар хасил булган иде, шуңа да инде узган кышны фойеда чыгарга мәҗбүр булдык. Язга таба анда керергә дә куркыныч була башлаган иде. Шуңа да әлеге тәкъдимне бик сөенеп кабул иттек, - ди мәдәният йорты директоры Валентина Ерусланова.
Һәм менә август азагында күченү, яңа мәдәният йортын ремонтлау мәшәкатьләре белән яши башлыйлар. Мәктәпнең бу өлешендә моңарчы остаханә, машина йөртергә өйрәтү кабинетлары урнашкан булган икән. Шуңа да кабинетларны мәдәният йортына әверелдерү җиңел генә булмаган, билгеле - керү ишекләрен алмаштырырга да, стеналарны сүтәргә дә, электр җиһазларын яңартырга да һәм, әлбәттә инде, сыларга-буярга да туры килә. Боларның барысын да мәдәният йорты хезмәткәрләре үз көчләре белән башкаралар, ә финанс ягыннан район башкарма комитеты зур ярдәм күрсәтә, авыл җирлеге Советы да һәрчак булышып тора.
Хәзер мәдәният йортына килгән авыл халкы биредәге үзгәрешләрне күреп таң кала - ишектән килеп керү белән аларны якты төсләргә буялган фойе каршылый, шунда ук методик кабинет урнашкан. Бераз арттарак коридор аша үтеп, янә кабинетлар бар, анда якын араларда түгәрәкләр эшли башлаячак икән. Мәдәният йорты каршында 1998нче елдан башлап Валентина Ерусланова җитәкчелегендә фольклор коллективы эшләп килә, төрле милли бәйрәмнәрдә катнашмый калмыйлар алар. Балалар өчен "Голосок" вокал түгәрәге бар, анда йөрүче Настя Алексашкина белән Влада Сандимирова күп конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Сәнгать җитәкчесе Татьяна Белова алып бара торган бию түгәрәгенә дә авыл яшьләре бик теләп йөриләр икән.
Кыскасы, мәдәният йортының яңа урында эшләп китүе авыл халкы өчен сөенечле вакыйга булачак, чөнки авылның мәдәни тормышы элеккегечә үк дәвам итәчәк, дигән сүз бит бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев