Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәп мәсьәләләреннән җир участокларына кадәр

Район Советы сессиясенең төп мәсьәләсе мәктәп тематикасы хакында булды

Узган җомга көнне Нурлат муниципаль районы Советының егерменче сессиясе һәм Нурлат шәһәре Советының чираттан тыш унбишенче утырышы үтте. Шәһәр Советы депутатлары Н.Шарапов рәислегендә көн тәртибенә куелган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе А.Савиновның вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшыруы һәм әлеге вакантлы вазифаны биләүгә конкурс үткәрү мәсьәләсен карадылар.
Шул ук көнне район Советы депутатлары, шулай ук прокуратура, хокук саклау, җирле үзидарә органнары һәм аларның подразделениеләре, гомумбелем бирү учреждениеләре, авыл хуҗалыгы формирова- ниеләре, район һәм шәһәр оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Район Советы рәисе Н.Шарапов игълан иткән беренче мәсьәлә Нурлат муниципаль районы Советы рәисе урынбасарының вәкаләтләрен вакытыннан алда бетерелүе турында иде. Район Советына рәис урынбасары А.Рассихиннан аның башка эшкә күчүе
сәбәпле, вәкаләтләрен вакытыннан алда бетерү турында гариза керде. Тавыш бирү барышында депутатлар әлеге үтенечне канәгатьләндерергә булдылар.
Район мәгариф учреждениеләренең 2012-2013 елгы уку елына әзерлекләре турында чыгыш өчен сүз райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы ГЮнысовка бирелде. Безнең районда 2012 елның 1 сентябреннән 34 гомумбелем бирү учреждениесе эшләячәк. Бүгенге көнгә барлык белем бирү учреждениеләрендә дә яңа уку елына әзерлек буенча максатчан эш алып барыла. Подряд оешмалары, педагогик коллективлар көче белән Киекле, Иске Чаллы, Егоркино һәм 8нче мәктәпләрдә зур күләм эшләр башкарылган.
Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә ел саен район һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм эшмәкәрләре иганәчелек ярдәме күрсәтеп киләләр. "Агроинвест" ЯАҖ, "Нурлатгаз" ЭПУсы, "Тат- нефтеодтача", "Нурлат шикәре", "Еврострой", ЛУТР, "ТНГК-Развитие", " Волга-кредит" банк" һәм башкалар 1,5 млн. сумлык ярдәм күрсәттеләр. Август азагында районның 13 мәктәбе ашханәсенә ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы средстволарына 600 меңнән артык суммага суыткыч шкафлар һәм электр плитәлә- ре кайтарыла башлаячак, сентябрь һәм октябрьдә калган урта һәм төп белем бирү мәктәпләренә дә кайтару планлаштырыла. Өстәмә доклад өчен сүз социаль тармак, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте даими комиссиясе рәисе урынбасары Х.Сафиуллинга бирелде. Ул җәмәгатьчелекнең "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясендәге зур активлыгын һәм депутатларның кыен үсмерләр белән эшләү нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Нәкъ менә мәктәп темасы залда утыручыларда күп сораулар уятты. Автобусларда йөрүче укучыларның иминлегенә контрольгә килгәндә, Г.Юнысов аңлатканча, районда 32 автобус бар, алар 30 маршрут буенча 911 баланы ташый. Автобусларның техник торышына котнтроль, шоферларга рейс алдыннан медицина тикшерүе үткәрү оештырылган. Әмма асылда бу мәсьәлә бик җитди һәм даими эшләүне таләп итә, дип өстәде район башлыгы Н.Шарапов.
Шунда ук депутатлар авария хәлендәге ДЮ>СШ язмышы турында да кызыксындылар. Н.Шарапов билгеләп үткәнчә, хәзер спорт мәктәбен район карамагына күчәчәк РИТЭК спорт залына күчерү мәсьәләсе карала.
Район прокуроры вазифаларын башкаручы Л.Мисбахов мәктәп учреждениеләренең сак һәм янгынга каршы сигнализацияләр белән тәэмин ителүе җәһәтеннән борчылуын белдерде. Сессиядә депутатлар "Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында"гы 18.07.2011 елгы №223-Ф3 Федераль законның нигезләмәләрен район территориясендә үтәлешен һәм өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участоклары бирү исемлеге тәртибен раслау темаларына карарлар кабул иттеләр. Районда "Мәктәпкә җыенырга булыш" республика хәйрия акциясен үткәрүгә социаль тармак, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте даими комиссиясе рәисе Д.Ишкинеевның чыгышы багышланган иде. Ул бу традициянең инде биш ел дәвам итүен билгеләп үтте. Район депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, коллективлары бу акциядә ел саен актив катнашып киләләр. Быел хәйрия ярдәме беренче сыйныфка барачак 136 балага күрсәтеләчәк.
Шулай ук акция кысаларында хәйрия ярдәме өстәмә рәве-штә 2-11 сыйныфта укучы утыз дүрт укучыга да күрсәтеләчәк. Ярдәм адреслы һәм үз эченә мәктәп, спорт формалары, аяк киемнәре, сумкалар, мәктәп кирәк-яраклары комплектлары алып бирүне күздә тота. Хәзерге вакытка инде 87 балага җәмгысе 300 мең сумнан артыклык ярдәм күрсәтлегән.
Район Советы сессиясе бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде. Милли иминлек тәэмин итүдә "Казанышлар өчен" ордены белән безнең район ЧНКЦ рәисе урынбасары Ю.Терентьев, "Россия дәүләтен ныгыту өчен" медале белән район МЧСы начальнигы И.Курамшин бүләкләнделәр. Агросәнәгать системасыда күп еллык намуслы хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты В.Каняфина, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән "Южная" агрофирмасы генераль директоры Ә.Гарифуллин һәм "Южная" агрофирмасының Богдашкино бригадасы җитәкчесе К.Заһиров бүләкләнделәр. Татарстанның тарихи һәйкәлләрен һәм мәдәниятен торгызу Фондының Рәхмәт хатына фондның хәйриячесе буларак М.Шарапов лаек булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы сессия

2
X