Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәпкә дә чират җитте

Өч елда Татарстанда 750 мәктәп капиталь ремонтланырга тиеш, бу - барлык белем бирү учреждениеләренең 40 проценты - әлеге хакта сишәмбе көнне үткән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин җиткерде.

Республика хөкүмәте тарафыннан мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча эшләнгән өч еллык программа киләсе елдан старт алачак, һәр елны бу максатларга республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүленәчәк. Ремонт мәктәпнең түбәсен ябуны, тәрәзәләрен алыштыруны, эчке инженерлык коммуникацияләрен яңартуны, керү ишекләрен алыштыруны үз эченә ала. Калганы - муниципаль хакимият карары белән финанс мөмкинлегеннән чыгып хәл ителә ала.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Нурлат районында әлеге программа нигезендә 22 мәктәпне капиталь ремонтлау күздә тотыла. Беренче чиратта ул Иске Чаллы, Киекле, Төрнәс, Колбай Мораса, Илюткино, Егоркино, шәһәрнең 8нче һәм 3нче мәктәпләренә кагылыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев