Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Наркотикларга - юк!

"Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге Бөтендөнья наркотиклар кулану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә "Мин наркотикларга каршы" дип аталган акция белән кушылды.

Бу көнне үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә шәһәр урамнарына чыгып, үтеп баручыларны "Тормыш агачы" ясауда катнашырга чакырдылар.
- "Мин наркотикларга каршы" дип язылган яфракларны агачка беркетеп, һәркем наркотикларга карата үзенең тискәре карашын белгертә алды, шунда ук үткәрелгән социаль сораштыруда да катнашты. Ә үсмерләргә, яшьләргә махсус буклетлар да тараттык. Әлеге чара белән без җәмәгатьчелекнең игътибарын бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсенә җәлеп итүне максат итеп куйган идек. Һәм шәһәрлеләрнең битарафлык күрсәтмичә, акциябезгә кушылуына шат булдык, - ди үзәк белгече Светлана Ильина.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Гармония" њзђге "Тормыш агачы"