Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Чияле Алан"да – Нефтьчеләр көне

Узган атнада "Нурлатнефть" НГДУсы нефтьчеләре нурлатлылар өчен чын бәйрәм оештырдылар.

Предприятие гадәттә август азагында билгеләп үтә торган Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә быел сервис предприятиеләре һәм кече нефть компанияләре генә түгел, ә барлык район халкы да чакырылган иде.
Тантаналы чара башланыр алдыннан ук "Чияле Алан" территориясенә күңелле музыка агылды, ул үзләренең елдагы иң төп бәйрәмнәренә инде болай да ашыгучы нефтьчеләрне тагы да тизләтә иде сыман. Ә алып баручылар бәйрәмне нәкъ билгеләнгән вакытка ачтылар. Һәм шул уңайдан төп сәхнәгә мәртәбәле кунаклар: Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, НГДУның баш инженеры Роберт Әхмәдуллин, "Татнефть" ААҖ профком рәисе урынбасары Андрей Зимин һәм предприятиенең профком рәисе Минсалих Әюпов чакырылдылар. Беренче булып котлау сүзләре белән НГДУ начальнигы мөрәҗәгать итте. Илгиз Мисбахович бу көнне төп вакыйга дип атады. Әмма иң элек ул нефть сәнәгате ветераннарының - төрле елларда "Нурлатнефть" НГДУсын җитәкләгән Рәис Сафуановның, Марат Хуҗинның, предприятиенең баш инженеры Риф Сафиуллинның, шулай ук нефтьчеләрнең гаилә династияләре булган Кудашовларның, Ильясовларның, орден ияләре Гордеев һәм башкаларның фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтте.
НГДУ начальнигы, форсаттан файдаланып, коллективның бүгенге уңышларына да тукталды. Мисал өчен, узган ел "Нурлатнефть" НГДУсы коллективы 2 млн. 180 мең 495 тонна югары үзлелектәге нефть чыгарган. Нефть чыгаруның тәүлеклек уртача күләме 200 тонна, диде. Ә аның "бүген 206 тонна чыгарылды", дигән сүзләрен катнашучылар алкышлар белән каршыладылар. И.Салихов нефтьчеләргә алга таба да бу исемне югары йөртүләрен теләде.
Бәйрәм турында тулырак язманы "Дуслык" газетасының 67нче саныннан укый аласыз
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профком

2
X