Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат авылларында бер сәгатьлек яңгыр барлык үстерелгәнне юкка чыгарган

    ТРның гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтү ясаган иде.

    Бүген, 5 инльдә районыбызның Яңа һәм Иске Әлмәт авыллары халкы һава торышындагы әлеге үзгәрешләрне үз җилкәләрендә татырга өлгергән.
    Бер сәгать буе көчле җил, бозлы яңгыр яуды, - ди газетабызның актив хәбәрчесе Җәүдәт Хәйруллин табигать могҗизалары хакында. - Мин андый яңгырны 1964 елдан бирле күргәнем юк иде. Көчле җил һәм боз бакчадагы барлык яшелчәләрне - бәрәңге, помидор, кыяр, суган һәм кәбестәне йолкып, тетеп бетерде.
    Шундый ук ураган, бозлы яңгыр Колбай Мораса, Яңа һәм Иске Әмзә авылларында да булган.
    Чулпан метеоүзәге хәбәренчә, мондый көчле яңгырларның районда шимбә, якшәмбе көннәрендә дә булуы ихтимал икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: