Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат авылларында икенчел чималны кабул итү пунктлары эшли башлады

Пластик шешәләр, кулланылган полиэтилен пакетлар, пыяла шешәләр бик тиздән чүплекләрдән юкка чыгарга охшаган. Эш шунда, районның экологы Рөстәм Ногманов инициативасы буенча авыл җирлекләрендә икенчел чималны кабул итү пунктлары оештырылды. Фома, Төрнәс кебек авыл җирлекләрендә инде халык бу эшкә тартылды да. -Һәр авыл җирлегендә бу эш өчен җаваплы кешене билгеләдек, чималны...

Пластик шешәләр, кулланылган полиэтилен пакетлар, пыяла шешәләр бик тиздән чүплекләрдән юкка чыгарга охшаган.
Эш шунда, районның экологы Рөстәм Ногманов инициативасы буенча авыл җирлекләрендә икенчел чималны кабул итү пунктлары оештырылды. Фома, Төрнәс кебек авыл җирлекләрендә инде халык бу эшкә тартылды да.
-Һәр авыл җирлегендә бу эш өчен җаваплы кешене билгеләдек, чималны җыю урынын җиһазлауны авыл җирлекләре башлыклары кайгыртты,-ди Рөстәм Ногманов эш тәртибе турында. - Чималны кабул итүгә, исәп-хисап урында ук ясала. Аннан аларны җыеп, районнан читтә эшкәртүгә озатачакбыз.
Халык әлеге яңалыкны уңай кабул итсә дә, зур активлык әлегә күренми.
-Балаларның укуы тәмамлангач, бу эш җанланыр дип уйлыйбыз,-ди Фома авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов әлегә берничә кешенең генә чимал китерүен әйтеп. Биредә чимал җыю эшен Флүсә Шәяхмәтова алып бара икән, алар буш почта бинасына тупланачак.
Әйткәнебезчә, әлегә өч төрле чимал җыю гына оештырылган, эш кузгалып китсә, кәгазь калдыклары да җыя башлаячаклар. Аннан инде бу эшне шәһәрдә булдыру турында да сүз алып барырга мөмкин булачак, ди Рөстәм Әнвәрович. Тормыш шуңа таба бара: ни дисәң дә , бердән, икенчел чимал кулланыш таба, икенчедән, кешегә аз булса да акча эшләү мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат