Узган атнада Республиканың матди ярдәм үзәгенең Нурлат муниципаль районындагы 33нче бүлекчәсе балалар бакчаларына өстәмә документларны яңадан исәпкә алу эшен тәмамладылар.
Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүчеләрнең әти-әниләре документларны бүлектә яңарта алачак.
14-24 июльдә "мобиль офис"ның 4 белгече районның 36 мәктәпкәчә белем учреждениесендә кабул итү үткәрделәр. Үзәк белгече Рәмзия Шәрипова әйтүенчә, кампания катлаулыкларсыз узган.
- Ата-аналар матди компесация алу яклы, шуңа бу процедураны озакка сузмадылар. Хәзер алар бу мәсьәләдә компетентлы, чөнки беренче һәм икенче кампанияләрендә аңлату эшләре уздырдык, ата-аналар җыелышларында консультацияләр үткәрдек. Күп ата-аналар инде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында булачак өстәмә компенсация үлчәмен билгеләделәр, - диде Рәмзия Шәрипова.
Хәзерге моментка барлыгы 400ләп ата-аналар компенсация алу өчен документларын яңарткан. Бу юнәлештә эш дәвам итә.
Нет комментариев