Реклама
"Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Олимпиада уты - 2014" исеме астында үткән бәйге балаларда зур кызыксыну уятты.
Ярышларны Олимпиаданың төп талисманнары - аю, куян, барс ачып җибәрделәр. Бу - тамашачылар өчен дә, катнашучылар өчен дә иң күңелле мизгелләрнең берсе булды. Балалар төрле спорт ярышларында үз көчләрен сынадылар. Ә бәйгегә дөрес бәяне жюри әгъзалары: балалар бакчасы мөдире Назлыгөл Мөгыйнова һәм логопед Гүзәл Абдрахманова бирде.
Ярышларда, әлбәттә инде, дуслык җиңде. Ахырда барлык катнашучыларга медаль һәм бүләкләр тапшырылды. Ә бәйгебезне дуслык турындагы җыр белән тәмамладык. Без - тәрбиячеләр һәм бакчага йөрүче сабыйлар әнә шулай Олимпиадага үз өлешебезне кертәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз