Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе чыгарылышлары өчен спортчылар балы үтте

    Дүшәмбе көнне Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе чыгарылышлары өчен спортчылар балы үтте.

    Аның ачылу тантанасында чыгарылышларны бәйрәм кунаклары - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, спорт ветераны Евгений Янилкин сәламләделәр. Яшь спортчыларның шатлыгын һәм спорт мәктәбе белән аерылышу кебек моңсу мизгелләрен уртаклашырга РФның атказанган физик культура хезмәткәре, халыкара класслы спорт мастеры, җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР чемпионы, Кошицк марафон җиңүчесе, якташыбыз Михаил Горелов килгән иде. Ул үзе спортчыларның берничә буынын тәрбияләгән кеше. Шуңа да, мөгаен, аның чыгарылышларга фатиха сүзләре дә аерым мәгънәгә ия булды. ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллинның теләкләренә өстәп, легендар марафончы: "Сезгә дәресләр, юнәлеш биргән тренерларыгызны онытмагыз. Бернәрсә дә җиңел генә бирелми, тырышып хезмәт куярга кирәк!" - дип билгеләп үтте. Ә тренерлар бу көнне укучыларыннан да күбрәк дулкынландылар. Бүләкләү тантанасында аларга район һәм шәһәрнең спорт тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.
    Тантанада чыгарылышлар - кикбоксчылар, дзюдоистлар, көрәшчеләр, чаңгычылар, волейболчылар, футболчылар, теннисчылар, акробатлар, йөзүчеләр, баскетболчыларның матур җиңүләре һәм казанышлары билгеләп үтелде. Ә спортчыларның әти-әниләре, барлык чыгышлар һәм ярышлардагы сыман ук, хуплау төркеме буларак чыгыш ясады. Аларга ДЮСШның укытучылар составыннан рәхмәт сүзләре әйтелде.
    Спорт мәктәбенә йөрүче кечкенә балалар үзләренең өлкән дусларына кызыгып карадылар. Алар күрсәтмә чыгышлар тәъдим иттеләр. Ә азактан традиция буенча күккә чыгарылышлар санынча шарлар җибәрелде. Шарларның һәркайсында - киләчәккә теләкләр һәм алар һичшиксез чынга ашарга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: