Узган атна азагында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары ике конкурста уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Яр Чаллыда үткән "Тат-ARS-Тан" балалар һәм үсмерләр иҗаты республика конкурсында Гүзәл Яруллина (домра) II дәрәҗә, Наталья Кириллова (домра), Гүзәл Яруллина белән Арина Евдокимова (фортепиано)ның ансамбле - III дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды. Шул ук конкурстан Булат Мөбарәкшин (домра) I дәрәҗә, домрачылар ансамбле III дәрәҗә дипломант исемнәре алып кайтты. Укытучылары Валентина Бурганова белән концертмейстерлар Валентина Бадина һәм Рузалия Гайнанованың хезмәте югары һөнәрмәнлек өчен дипломы белән билгеләп үтелде.
Ульян шәһәрендә үткән "Волга в сердце впадает мое" Халыкара конкурс-фестивалендә Юлия Трубкина (виолончель, укытучысы Светлана Гнусарева), Гөлназ Гайнетдинова (скрипка, Ольга Икрамова) - I, ә Риназ Әхмәтҗанов (гитара, Сергей Рамазанов, концертмейстерлары - Әлфия Крепышева) II дәрәҗә дипломант булдылар.
Нет комментариев