Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары конкурс лауреатлары булды

    Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары 7 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Когда мы вместе!" халыкара проекты кысаларында үткәрелгән конкурс-фестивальдә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

    Реклама

    Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча, мәктәпнең Валентина Бурганова җитәкчелегендәге "Свой стиль" халык уен кораллары ансамбле III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Валентина Бурганованың тагы ике шәкерте - 2нче сыйныф укучылары Гүзәл Яруллина белән Булат Мөбарәкшин (концертмейстер Лариса Мухаметжанова) домра буенча шулай ук III дәрәҗә лауреат исемнәре алдылар. Мәктәпнең тагы бер укучысы Наталья Кириллова (концертмейстер Елена Боркова, укытучысы Валентина Бурганова) үз яшь категориясендә шулай ук домрада үз осталыгын күрсәтеп, дипломант булды.

    Теги: Нрлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: