Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат балаларына хәйрия концерты оештырылды

Нурлат нәниләре өчен Мәдәният елы "Раштуа әкиятләре" дип аталган бәйрәмннән башланды.

Узган атнада шәһәр Мәдәният сараенда яшь нурлатлыларга хәйрия концерты тәкъдим ителде. Бу көнне аларга "Көлгенә" ("Золушка") әкияте тәкъдим ителде. - Хәйрия программасын Яр Чаллының "Игелекле йөрәкләр берлеге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы "Удача" туристлык фирмасы җитәкчесе Натальяна Куприна белән берлектә оештырдылар. Ә менә артистларны барып алу һәм илтеп куюны 4 бала әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов үз җилкәсенә алды, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина Савинова. - Курчак театрына безнең опекада булган балалар гына түгел, ә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге теләгән һәркем карый алды. Шөкер, арабызда балалар язмышына битараф булмаган шундый игелекле кешеләр бар әле, - ди җитәкче рәхмәт сүзләрен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат