Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары яңа конкурсларда катнашырга чакыра

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе “Халык чишмәләре” җирле партия проекты кысаларында “Яшә, чишмә, яшә” конкурсы һәм “Чишмәләрнесаклыйк” фотоконкурсы игълан итә.

Җирле бүлекчәнең әлеге проекты район территориясендәге чишмәләрне саклауга, тирә-якларын төзекләндерүгә,  аларның тарихын өйрәнүгә,  яңа чыганакларны ачуга юнәлтелгән. Проект кысаларындагы конкурсларда исә районда яшәүче һәркем катнаша ала, яшь чикләүләре юк.  Бүлекчәнең башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, “Яшә, чишмә, яшә” конкурсында катнашу өчен чишмә  турында  мәгълүмат тупларга, аның паспортын төзергә кирәк. Чишмә тарихын өйрәнү һәм аның территориясен чистарту исә бәйгедә катнашуның  төп шартлары  булып тора. 1 майдан старт алган әлеге конкурс 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Чишмәләрне саклыйк” фотоконкурсында катнашу өчен исә район чишмәләре территорияләрендә ясалган  фоторәсемнәрегезне nurlat@tatedinros.ru электрон адресына юллый аласыз. Анда чыганакның исеме, урнашкан урыны, фотоны төшерү датасы турындагы мәгълүматны өстәргә онытмагыз. Фотоларны #сохранимродник #нурлат #народныеродники  #единаяроссия хэштеглары белән  Вконтакте яки  Instagram социаль челтәрләренә урнаштыру да шарт итеп куела. Фотоконкурска эшләр декабрь башына кадәр кабул ителә. Конкурсларның шартлары белән җентеклерәк җирле бүлекчәнең башкарма комитетыннан белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев