Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары елга төп бурычларны билгеләделәр

Бүген, 14 гыйнвар көнне, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы утырышы үтте.

Анда бердәмросслылар җирле бүлекчәнең 2015нче елга эш планы кабул иттеләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык юлламасы хакында сөйләштеләр. Беренче сорау буенча бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханеева чыгыш ясады һәм алда торган бурычларны билгеләп үтте. 2015нче ел бердәмросслар өчен тагын бер җитди сынау елы булачак, чөнки 13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм муниципаль сайлаулар үтәчәк. Шулай ук депутат фракцияләре эшен җанландыру, башлангыч бүлекчәләр белән эшне дәвам итү, гомумфедераль, төбәк һәм җирле конкурс, проектлар, акцияләрдә актив катнашу күздә тотыла. Владимир Путинның еллык юлламасын тормышка ашыру буенча алда торган беренчел чаралар планы белән сәяси совет әгъзасы, "Дружба" башлангыч бүлекчәсе секретаре Татьяна Фадеева таныштырды. Утырышка бүлекчә секретаре, район башлыгы Равил Кузюров йомгак ясады. Ул алга таба да халык белән ныклы элемтәдә торып, нәтиҗәле эшләргә чакырды һәм башлангыч бүлекчәләр төбәк конкурсында уңышка ирешүе өчен Татьяна Фадееваны котлап, Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат "Бердәм Россия"