Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат депутатлары толерантлык һәм балалар ялы турында сөйләштеләр

    Районда җәмәгать куркынысызлыгы һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы вәзгыять нинди, балаларыбыз җәен кайда ял итәчәк - бүген район Советы депутатлары Равил Кузюров рәислегендә узган чираттагы кырык беренче сессиядә әнә шул һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

    Толерантлык темасын, милли-мәдәни берләшмәләр яссылыг аша район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина ачты. Узган елдан ибрле район башлыгы каршында дини һәм иҗтимагый оешмаларның хезмәттәшлеге буенча Совет эшли. Анда хокук саклау органнары, милли-мәдәни автономияләр, дини оешмалар вәкилләрен чакырып, миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча "түгәрәк өстәлләр" уздырыла.
    - 2013 елда гына да Мөселманнар Диния нәзарәтенең ике зона семинары үткәрелде, 2014 елның мартында - ДУМның пленумы узды, анда мөселман культурасын саклау һәм үстерү, традицион гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гражданнарда рухи-патриотик хисләр һәм актив тормышчан позиция тәрбияләү буенча каралар кабул ителде. Бүген районның православие җәмәгатьчелеге белән тыгыз элемтә урнаштырдык, һәм апрельдә район башлыгы белән очрашу үтте, анда берничә мәсьәлә каралды һәм конкрет карарлар кабул ителде, - диде Рәмзия Зәкиевна.
    - Бу сөйләшүләрдә бөтен җирлекләр дә катнашырга тиеш, - диде Равил Әфраимович. - Бу мәсьәләне эшләп бетерергә кирәк.
    Аннан РФ МВДсының Нурлат районы бүлеге начальнигы Дмитрий Фомин, район Советының социаль тармак, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Хасибулла Хәмидуллин докладлар белән чыгыш ясадылар.
    30 майга кадәр "Нелегалы" операциясе сузылачак, ул көзен дә оештырылачак, диде Дмитрий Валентинович. Ул шулай ук бүгенге көндә җәмгыятьтә экстремизм темасының бик кискен яңгарвын һәм бу өлкәдә гармонияне какшатмас өчен күп көч куярга кирәклеген билгеләп үтте.
    Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру трында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин сөйләде. Бу эшкә районның барлык ресурслары җәлеп ителгән. 25 майга "Заречный"ны кабул итү планлаштырылган, быел аны ремонтлауга 30 оешма тартылган. "Балалар яхшы ял итәргә тиеш, бигрәк тә авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә игътибар бирергә кирәк", - дип йомгак ясады район башлыгы.
    Соңыннан Равил Кузюров "Нурлат" ТРКсы директоры Резидә Гиняевага республика конкурсында җиңгән өчен, шулай ук Заречный авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Лариса Меркуловага, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Наталья Коайновага һәм башкаларга бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: