Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат эшмәкәрләре сорау бирделәр

Дүшәмбе көнне Мәдәният сараенда ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча җәмәгать кабул итүе вәкилләре халыкны кабул итте.

Шәхси кабул итү алдыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Артем Шәрәфетдинов һәм җәмәгать кабул итүе юристы Анна Рогожина эшмәкәрләр белән гомуми мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Мисал өчен, аларынң кайберләре тарифларга, транспорт салымына кагылышлы иде. Асылда эшмәкәрләр аларның ни өчен бездә кайбер күрше төбәкләрдәгегә караганда югарырак икәнлекләре белән кызыксындылар. Моннан тыш, шәхси эшкуарлар сатулардан салым булырмы, дип сораштылар, лизинг-грант, түләүләргә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
- Президент каршындагы җәмәгать кабул итүләре Казанда, Яр Чаллыда эшли, - диде Артем Шәрәфетдинов. - Ә без бүген дәгъвалар, мөрәҗәгатьләрне тыңладык, аларны уполномоченный аппаратына тапшырачакбыз, консультацияләр дә бирдек. Бу - Татарстанда җәмәгать кабул итүе линиясе буенча җиденче очрашу, ел азагына кадәр тагы 3әү булачак әле. Моннан тыш, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау уполномоченные да очрашулар үткәрә. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар Казанда хәл ителәчәк. Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлә, кирәге чыкканда, документлар соратабыз, вәзгыятькә мониторинг алып барабыз. Хокуларның бозылуын ачкласак, аларны яңадан торгызуны таләп итәчәкбез. Кирәге чыкса, прокурор тикшерүләре дә оештырабыз.
Бу көнне кабул итүдә унлап эшмәкәр булды. Теләүчеләр шунда ук юридик консультацияләр дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат