Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат IT-чемпионнары ноутбук белән бүләкләнәчәк

    20 сентябрьдә Казанның IТ-паркында «IT-чемпион 2014» республика конкурсының беренче этабы җиңүчеләрен котлаячаклар.

    Чарада Киекле урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Алина Билданова, шәһәрнең 3нче урта мәктәбеннән 3нче сыйныф укучысы Руслан Чувалов һәм шәһәрнең 1нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нәфис Гыйльфанов катнашачак һәм ноутбук белән бүләкләнәчәк. Бу көнне укучылар өчен оештырылган бәйрәмдә төрле күңел ачулар: «Кызыклы фән» конкурсы, сабын куыклары шоулары , радио белән идарә итә торган машиналар, футбол фристайлы, аэрохоккей, x-box, теш пастасы ясау буенча мастер-класслар һәм башка чаралар узачак. Җиңүчеләрне "Балалар Евровидениесе - 2013" Россия конкурсының сайлап алу туры җиңүчесе Даяна Кириллова белән очрашу да көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: