Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлат кадетлары Симферопольдә ял итеп кайтты
Гимназиянең кадетлар сыйныфында укучы 10 бала Симферопольдә ял итеп кайтты.
- Хәрби-патриотик юнәлештәге ялны парашют спорты белән шөгыльләнүче кадетларыбызга икенче ел рәттән оештырабыз, - ди ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Радик Гыйниятуллин. - Балалар 16 көнлек сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайттылар. Су өсте корабленә, яр буе батареясына, музейларга сәяхәтләр, полигонда өйрәнү җыеннарында катнашулар, спорт-күңел ачу чаралары, дискотекалар балаларның күңелләрендә бик озак сакланачак әле. Хәзер "Заречный" ял лагере базасында да хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагерьгә төркем туплый башладык. Программа буенча "Ратный сбор" палаткалы лагеренда парашюттан сикерү, машина йөртергә өйрәнүләр каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев