Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат кадетлары Ватан сакчылары көнен лаеклы каршы ала

    Гимназия базасында агымдагы елда ачылган кадет сыйныфында Ватан сакчылары көне алдыннан кадетлар "ант" бирә. Биредә бар да армия хезмәтен хәтерләтә: 60лап кагыйдәне үз эченә алган кодексны һәр кадет яттан өйрәнгән.

    Хәрби яки гражданлык өлкәсендә үз иленә файдалы кеше булып үсәргә тиеш алар.
    Бүген биредә 25 укучы интеллектуаль, физик һәм әхлакый үсеш белән беррәттән, хәрби-патриотик тәрбия дә ала. Мәктәп җитәкчелеге кадет сыйныфын ачар алдыннан Казан шәһәрендәге шундый бер мәктәптә тәҗрибә уртаклашып кайткан.
    - Гимназия - хәрби-патриотик юнәлештәге барлык оешмалар белән эшләргә әзер булган белем учреждениесе, - ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Эльмира Шагаева. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының барлык мәктәпләрдә дә кадет сыйныфлары ачарга дигән таләпләрен истә тотып, безнең районда беренче кадет сыйныфын нәкъ менә әлеге белем учреждениесендә ачарга булдык. Биредә өстәмә юнәлеш - парашют спорты һәм мылтыктан ату. Кадетлар белән ДОСААФ, "Форпост" яшьләр формированиесе хезмәткәрләре даими эш алып бара. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә аларның ярдәмчеләре. Моннан тыш, әлеге сыйныф укучылары ОБЖ, физик культура фәннәрен дә тирәнтен өйрәнә.
    Кадет белеме беренче карашка тәрбиягә авыр бирелгән балаларны социаль яклау функциясен дә башкара. Ә менә гимназия базасында оешкан сыйныфка ныклы хәрби әзерлек алырга теләге булган укучылар җыелган. Укучыларның хәрби уку йортларында уку теләкләре дә бар. Моннан тыш, кадет сыйныфларын тәмамлаганнар армия хезмәте өчен тулысынча әзерлекле булып чыгалар. Биредә дисциплина ягыннан бар да тәртиптә, уку елы дәверендә кадетлар хәрби-патриотик юнәлештә район, республикакүләм ярышларда җиңүләр яуларга өлгергәннәр.
    Иң мөһиме, кадетларның күңелендә Ватанга мәхәббәт урын алган. Ватан сакчылары көнен алар быел беренче тапкыр үз бәйрәмнәре кебек билгеләп үтәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: