Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат кафесында аш алдыннан itadakimasu диләр

    Районда милли кухня көннәре дәвам итә. Бүген комиссия яңа ачылган "Большая ложка" кафесында булды.

    - Без төрле-итальян, рус, Европа, япон халыклары ризыклары әзерлибез. Бүген сезгә япон халкы ашларын тәкъдим итәргә булдык, - дип каршы алды кунакларны кафе хуҗасы Ринат Нәфыйгов.
    Татлы, шоколадлы роллар, япон ланчы, тавыктан бекон белән рулетлар, уылдыклы-каймаклы балыгы, "Капричозо" салаты, "Дракон" роллы, креветкадан, кызыл балыктан шашлык, "Унигара" пиццасы - табынга заманча бизәп тезелгән ризыкларның исеме безнең өчен ятрак булса да, кыяфәте үк аппетитны кузгатырлык иде. "Большая ложка" - гаилә кафесы, шуңа да ул балалар өчен аерым ризыклар әзерли икән. Нәниләр өчен уен лабиринты булу яшь әти-әниләрнең бу кафены сайлавына тагы бер сәбәп.
    Itadakimasu - японнар аш алдыннан нәкъ шул фразаны әйтәләр икән. Кафеда сезгә шулай дип эндәшсәләр аптырап калмагыз. Ә әлегә комиссия яңа җәмәгать туклануы ризыкларына әйбәт бәя бирде һәм әлеге системада үзләренең ныклы урынын яулауларын теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: