Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат-Казан юлындагы күперне ремонтлаганда, юл өзелмәячәк

    Шушы арада "Мостовик" җәмгыяте Колбай Мораса янындагы зур күперне ремонтлауга керешәчәк.

    Әмма Нурлат-Казан юлындагы әлеге күперне ремонтлау маршрут транспорты хәрәкәтенә тоткарлык тудырмаячак: ремонт эшенә керешкәнче, күпер төзүчеләр сыйфатлы итеп аны әйләнеп узу юлы төзеделәр. Бүген мастер Алексей Ещев кул астындагы эшчеләр анды соңгы эшләрне башкаралар. Ә күперне ремонтлау аның терәкләрен, култыксаларын һәм өслеген төзәтүне үз эченә ала һәм ул якынча 4 айлап вакытка сузылыр, дип планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: