Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат коллективлары Театр елын театрга сәяхәт белән башлап җибәрде

Шимбә көнне “Нурлат-информ” Казандагы Нурлат якташлар җәмгыяте ярдәме белән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәт оештырды.

Театрга “Дуслык” газетасы һәм Нурлат телевидениесенең иҗади коллективы белән бергә Бикүле мәктәбе һәм “Светлячок” балалар бакчасы коллективлары да барды. Алар – “Нурлат-информ” агымдагы елның беренче яртыеллыгына иң актив язылучылар арасында белем бирү учреждениеләре арасында игълан иткән район конкурсы җиңүчеләре. Нурлат коллективлары узган елда яңа бинада өй туен һәм 30 еллык юбилеен билгеләп үткән театрга сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайтты.

Якташыбыз Габдулла Кариев исемен йөрткән театр нурлатлыларга аеруча якын. Ничәмә еллар дәвамында яшәп килүче матур традиция буенча, театр коллективы ел саен Габдулла Кариевның туган көнендә аның туган авылы Колбай Морасага кайтып Театр бәйрәме оештыра, Нурлат якташлар җәмгыяте белән тыгыз бәйләнештә тора. Бу юлы да спектакль башланыр алдыннан Якташлар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галләметдинова театр артистлары Нуриәхмәт Сафин белән Халидә Сафинага җәмгыять җитәкчесе Фәрит Мифтаховның Рәхмәт хатларын тапшырып, иҗади уңышлар теләде. Ә театр директоры урынбасары Гөлгенә Кәримова Театр елын Кариевның якташлары белән башлап җибәрүләрен сөенечле вакыйга дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев