Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат комбайнчылары арасында меңчеләр сафы арта

    Узган атнада беренчеләрдән булып 1000 тонна чиген узган комбайнчылар Владимир Никитин белән Роберт Абдрахманов (икесе дә "Сөләйманов Ә.И." КФХсыннан) кичәге көнгә инде 1500әр тоннадан артыграк иген җыеп алырга өлгергәннәр.

    Алар сафына шул ук хуҗалыктан 1244 тонна икмәк суктырган Виталий Богданов, Владимир Фомин (1112 т.) һәм Виктор Маринин (1021 т.) кушылдылар. "Южная"
    агрофирмасында беренче меңне беренчеләрдән булып Николай Казаков (1122) һәм Владимир Чернов (1025) уздылар.
    Һәр хуҗалыкта басулардан иң күп иген ташучы шоферлар да ачыклана. "ИРС"тан Александр Гаврилов, "АгроРазвитие"дән Сергей Галанцев,
    "Нурлат сөте"ннән Гакыйль Сатдаров, "Южная"дан Айнур Шәймәрданов, "Тулпар-Агро"дан Илшат Таһиров һәм Александр Ефремов урак башыннан бирле 1әр мең тоннага якын иген ташырга өлгергәннәр инде. Ә "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгыннан Алмаз Вәлиәхмәтов 1115 тонна иген ташыган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: