ХӘБӘРЛӘР
НУРЛАТ КОНКУРСАНТЛАРЫ ЗОНА ТУРЫНДА КАТНАША
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының бүген, 20 февральдә Алексеевскида уза торган зона турында Нурлат делегациясе дә катнаша.
Чарада Зөлфия Галиуллина - "Хатын-кыз: мәдәният һәм рухилык", Елена Васильева - "Минем язмышым - минем һөнәрем", Зилә Шәрәфетдинова - "Хатын-кыз - бизнес-леди", Рәйсә Фәйзуллина - "Өченче буын героинясы", Ильяс Әндаров "Ир-ат - игелекле йөрәк" номинацияләрендә чыгыш я саячаклар. Иң лаеклы әниләрне, хатын-кыз җәмәгать эшлеклеләрен, эшмәкәрләрне ачыклаучы конкурс быел 18нче тапкыр үткәрелә. Зона турында җиңү яулаучылар 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узачак чарада катнашу хокукына ия була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев