Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлат коррупционеры - мәгариф хезмәткәре 90 мең сум штрафка тартылган
Муниципаль район сайтында коррупция темасына җәмәгать фикерен сораштыру бара. Коррупцион җинаять өчен мәгариф хезмәткәре вазифасыннан азат ителгән һәм 90 мең сум штрафка тартылган. Киләчәктә Нурлат ришвәтчеләре җәмәгать хөкеме каршына басарга мөмкиннәр. 20 майда коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең район башлыгы Равил Кузюров рәислегендә үткән утырышында шундый фактлар һәм чаралар турында...
Комиссия эшчәнлеге турында докладны район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Федор Терентьев ясады.
- Район сайтында белем бирү учреждениеләрендә коррупция турында җәмәгать фикерен сораштыру үткәрелде, әмма анда әлегә бик аз кеше катнашты. Мондый сораштыруларны активлаштырасы бар. Һәр елны 30 апрельгә кадәр барлык муниципаль хезмәткәрләр үзләренең, җәмәгатьләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырырга тиешләр. Агымдагы елдан муниципаль хезмәткәрнең чыгымы өч еллык кеременнән арткан очракта, ул чыгымнары турында да мәгълүмат тапшырырга бурычлы. Узган елгы керемнәр турында мәгълүмат район сайтының "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә урнаштырылган. 26 майда Казанда Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору советы утырышында продуктлар төрләре буенча туклану нормаларының үтәлешенә һәм аларның бәяләренә контроль һәм анализга корылган чаралар үткәрү тәкъдим ителде. Бу иң элек мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә һәм Нурлат картлар һәм инвалидлар йортына кагыла. Җәйге чорда, ял лагерьлары ачылгач, мәсьәләнең актуальлеге аеруча арта. Шуңа да мәгариф идарәсе, социаль яклау, Роспотребнадзор һәм район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә комиссион тикшерүләр үткәрергә тәкъдим ителә. 2009-2013 елларда Республика милкеннән муниципаль берәмлекләргә тапшырылган күчемле милекне куллануның законлылыгына анализ үткәрү дә тәкъдим ителә. Инвентарьлаштыру нәтиҗәсендә Нурлат районында 2013 елда һәм 2014 елның 4 аенда ачыкланган 491 җир участогының 221 кулланучысы үз хокукларын теркәгән, 447 күчемсез милекнең 134е шул эшне башкарган. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан бер хуҗасыз объект исәпкә куелган. "Халык инвентаризациясе" акциясе барышында 4 җир участогы һәм 4 күчемсез милек ачыкланган. Ачыклау әле дә дәвам итә.
Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау темасын икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме өлкән оперуполномоченные Илфат Туешов ачты.
- Коррупция белән көрәш дәүләт сәясәтенең стратегик бурычы буларак билгеләнгән, аның кысаларында оештыру-гамәли чаралар комплексы кабул ителде. Быелның 4 аенда МВД бүлеге тарафыннан 4 икътисадый һәм коррупцион характердагы жинаять ачыкланды. Аның 3се бюджет средстволарын үзләштерү белән бәйле. Авыр коррупцион җинаять кылган ике кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Мәгариф өлкәсендә 3 мошенниклык факты, ТКХ тармагында 3 милекне үзләштерү очрагы мәгълүм булды.
Районның муниципаль заказлар бүлеге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Җәмилә Мингалиева сөйләде:
- 2014нче елның 1 гыйнвареннан №44-ФЗ "Муниципаль һәм дәүләти ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр, хезмәтләр өлкәсендә контракт системасы турында" Федераль законның үз көченә керүе безнең эш принцибын үзгәртте. Муниципаль заказчылар, эшмәкәрләр белән күп тапкырлар киңәшмәләр үткәрелде: сатып алу процедураларының тамырдан үзгәрүе, контракт идарәчеләре, контракт службасы хезмәткәрләренә бу өлкәдә белем алу һәм квалификацияләрен күтәрү кирәклеге, вәкилләрне сатып алуларның конкурент юлларында катнашуга җәлеп итү турында мәгълүмат һәркемгә җиткерелде. Соңгысында электрон аукцион өстенлекле юнәлеш булып санала.
Сатып алулар турында мәгълүматның ачыклык принцибына районның барлык муниципаль заказчыларының сатып алулар план-графикларын гомумроссия рәсми сайтында урнаштыру, шулай ук сатып алуның конкурент ысулларын үткәрү турында мәгълүматны гомумроссия рәсми сайтында һәм Нурлат муниципаль районы сайтында да урнаштырып ирешелә.
Сатып алуларда катнашучыларның һәркайсына көндәшлекне булдыруда бертөрле шартлар тудырыла: теләсә нинди кызыксынган зат тәэмин итүче була ала. Инновацион һәм югары технологияле сатып алулар мәсьәләсе безнең өчен проблемалы булып кала, һәм аның хәл ителүе алдагы чорда сатып алуларны планлаштырганда әлеге өлкәдә әзерлекле белгечләрне җәлеп итеп өстәмә өйрәнүләр һәм фикер алышуларны таләп итә. Муниципаль заказлар бүлеге рәсми сайтта план-графикларны урнаштырды. Һәрбер эшмәкәр алар белән танышып, сатып алуга әзерләнүче товарлар, эшләр һәм хезмәтләр турында мәгълүмат ала ала. 2014нче елның 4 аенда сатып алу процедуралары үткәрү нәтиҗәләре буенча бюджет средстволарын экономияләү 18979928, 04 сум тәшкил иткән.
Равил Кузюров муниципаль хезмәткәрләрнең бу өлкәдә компетентлыгын арттыруны шарт итеп куйды, законнарны белмәү аркасында биредә хаталар булырга тиеш түгел. КФҮнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү буенча эшчәнлеге турында үзәк директоры Татьяна Морозова сөйләде. Ул КФҮләрнең коррупциягә каршы чараларның милли планына кергән булуын билгеләп үтте. Гражданнарның дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрдән канәгатьлеге арта бара.
Коррупция турында сөйләшүгә тикшерү комитеты һәм прокуратура вәкилләре кушылды. Район башлыгы Равил Кузюров коррупционерлар тулы күләмдә җәза алырга тиеш, дип таләп итте. "Формаль якын килү булмаска тиеш. Һәр җитәкче үзенең коррупцион хокук бозуларга юл куйган хезмәткәрләре өчен җаваплылык тойсын" - дип йомгаклады сүзен Равил Әфраимович.
Очрашу азагында комиссия әгъзалары районда коррупциягә каршы көрәшне яңа - нәтиҗәле һәм формаль булмаган дәрәҗәгә чыгарырга дип килештеләр. Равил Әфраимович вариант буларак коррупцион җинаятьләрне, аларны нурлатлылар аңлап кабул итсеннәр өчен, җәмәгать судына чыгарырга киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев