Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат кызы “Татарстан мини-миссы” конкурсында “Юная леди” номинациясендә җиңүче булды

    Анастасия Хоркунова шәһәрнең 1нче мәктәбендә укый, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган. Әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашырга карар итүе очраклы түгел, чөнки узган елда биредә аның якын дусты, шәһәрнең 3нче мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы Рәзилә Миндубаева катнашып, "Сәләт" номинациясендә җиңүче булган иде бит. Ул чагында Рәзилә "Татарстан мини-мисс"ында Нурлаттан беренче катнашучы...

    - Бәйгенең финалында катнашу өчен район җитәкчелеге финанс ярдәме күрсәтте һәм рухи яктан булышты, без аларга рәхмәтлебез, - диләр кызларның әти-әниләре бүген һәм алдагы елларда башка Нурлат кызларына да бәйгедә катнашып, уңышларга ирешүләрен телиләр.
    Нурлат кызларының республика бәйгесендә катнашулары турында җентеклерәк "Дуслык"ның чираттагы номерыннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: