Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат мәктәпләре уку елына әзер

    Узган атнада районның өч мәгариф учреждениесе - Яңа Иглай, Төрнәс урта һәм Кәкре Атау башлангыч мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген Республика комиссиясе тикшерде.

    Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы белгече, Кама аръягы занасына караган 7 районның мәгариф идарәләре җитәкчеләре кергән комиссия әлеге мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча яхшы бәя бирде. Комиссия вәкилләренә аеруча 2 укытучы һәм 1 техник хезмәткәрне берләштергән Кәкре Атау мәктәбенең баряклап әзерлеге ошады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: