Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат мәктәпләренең әзерлеге тикшерелә

    Бу атна азагында район мәктәпләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланачак.

    План буенча, бу эш район күләмендә 25-30 июльгә планлаштырылган. Ә 1 августтан мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының уку елына әзерлеген республика комиссиясе тикшерәчәк. Составында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кама аръягы зонасына караган 7 районның мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары кергән комиссия район мәктәпләренең әзерлеген бик җентекләп караячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: