Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мәшгульлек үзәге бәйгеләр игълан итте

"Минем булачак һөнәрем" - Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан игълан иткән шул исемдәге район бәйгеләрендә төрле яшьтәге балалар катнаша ала.

Мәсәлән, 6-7 яшьлек сабыйлар һәм 1-5 сыйныф укучылары өчен рәсемнәр бәйгеләре старт алды. Ә 6-10 сыйныф укучылары үз көчләрен иншалар бәйгесендә сынап карый ала.
- Бәйгеләр балаларга булачак һөнәрләрен уйлап сайларга, эшче һәм инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрергә, төрле һөнәр ияләренә һәм хезмәт династияләренә карата хөрмәт тәрбияләргә булышыр дип уйлыйбыз. Җиңүчеләрне бүләкләү каралган, - ди үзәк директоры Лилия Шакирова һәм барлык укучыларны да бәйгеләрдә катнашырга чакыра. Үзәктә эшләрне 30 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X