Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюровның Сабантуй белән котлавы

    Хәерле көн, кадерле нурлатлылар һәм Сабантуй кунаклары! Милли бәйрәмебез уңаеннан сәламнәремне һәм котлауларымны җиткерергә рөхсәт итегез. Узган ел без Казанда Универсиада һәм Сочида Олимпиада кебек гаҗәеп зур вакыйгалар шаһиты булдык.

    Сабантуй - ул Олимпиада һәм Универсиада кебек үк бәйрәм, әмма безнеке - уникаль чара. Сабантуй борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм ул. Бүген бу ямьле мәйданда гаҗәеп бәйрәм оештырыла. Ул милли традицияләребезнең саклануына ачык мисал һәм халкыбыз бердәмлегенең үзенчәлекле символы. Аны һәр милләт кешесе бердәм булып билгелеп үтә. Безнең өчен тагы бер куанычлысы - Нурлат Сабантуе Татарстан вәкиле буларак Волгоград өлкәсендә булып, якташларның сәламен алып кайтты инде. Бу бәйрәм гасырлардан гасырларга күчеп килә һәм ул - ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам, хезмәткә дан җырлаучы бәйрәм. Безнең бу уңайдан горурланырга хакыбыз бар: без Татарстанда беренчеләрдән булып чәчүне төгәлләдек, булачак уңышка ышанычлы нигез салдык. Әмма дүртенче ел рәттән килгән корылык үзен сиздерә һәм безгә әле казанышларыбыз планкасын төшермәс өчен күп көч куярга туры киләчәк. Нурлат быелгы Сабантуйны күтәренке кәеф һәм зур ниятләр белән каршы ала. Сезнең эшчән кулларыгыздан, хезмәтегездән һәм һәр эшкә салган җан җылыгыздан башка матур киләчәк мөмкин булмас иде, шуңа да бүгенге бәйрәмнең иң зур кунаклары - алар - авыл эшчәннәре, игенчеләр, терлекчеләр. Бүгенге бәйрәмнән соң аларны тагы озын хезмәт вахтасы көтә. Алда - басуларда, җәйге лагерьларда азык әзерләү, чәчүлекләрне карау, уракка әзерләнү, терлекчелек продукцияләрен җитештерү буенча җаваплы эшләр көтә.
    Кадерле нурлатлылар! Намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне кабул итегез. Сабантуйның үзенчәлекле, игелекле атмосферасы сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, иртәгеге көнгә ышаныч өстәсен. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек телим. Бу ямьле һәм юмарт бәйрәм һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек алып килсен! Барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: