Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат педагоглары имтихан тотты

    Инде хәбәр иткәнебезчә, шәһәрнең 7 һәм Егоркино урта мәктәпләреннән 350ләп укытучы Сингапур укуларын уздылар.

    Февраль ае башында шәһәрнең 2 нче урта мәктәбе педагоглары да "Кооператив укыту" дигән темага укулар узган иделәр. Эксперт укытучылар март уртасында заманча педагогик технологияләрне тормышка ашыру буенча "коучинг" үткәреп, ачык дәресләр уздырдылар. Аның эшендә EDUKARE компаниясе белгечләре дә катнашты. Бу көнне билогия укытучысы Любовь Сапова 8А сыйныфы укучылары белән берлектә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Ибраһимова 6В сыйныфы, инглиз теле укытучысы Татьяна Куколева 5 В сыйныфы, башлангыч сыйныф укытучысы Роза Вәлиуллина 3 Б сыйныфы белән ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләрне караган Сингапур кунагы шәһәрнең 2 нче урта мәктәбе укытучылары эшенә зур бәя биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: