Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат почтасында еллык эшкә йомгак ясалды

Шәһәрдәге "Нурлат-2" бүлекчәсендә әбунә буенча планны 202 процентка үтәгәннәр.

Районда бу тармакта уртача хезмәт хакы 11 мең сум тәшкил итә. Төрле басмаларга әбунә планы 124 процентка үтәлгән. Почтамтның бу һәм эшнең башка юнәлешләре район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Мордыймов катнашында үткән йомгаклау җыелышында каралды.
Бүлекчә начальниклары һәм хат ташучылар алдында профком вәкилләре, әбунә һәм икътисад бүлекләре начальниклары чыгыш ясады. Биредә бапрлык социаль бурычлар да үтәлә, 26 профком әгъзасы матди ярдәм алган. Почтачылар район тормышында да актив катнаша. Районара почтамт начальнигы Рәфис Ногманов әйтүенчә, алар өчен ел уңышлы булган. Почта элемтәсенең эре бүлекчәләре арасында ел нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип Мамык, Киекле, Тимерлек, кечеләре арасында - Урта Камышлы, Кычытканлы, Андреевканыкылар билгеләп үтелде.
Валентина Вафина
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Почта

2
X