Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат район шахматчылары Халыкара шахмат көнен традиция рәвешендә бердәм булып үткәрделәр

​​​​​​​Менә быел да барысын берләштерүче әлеге датага багышлап ир-атлар һәм хатынкызлар арасында шахмат турнирын узган атна азагында оештырдылар.

Клуб әгъзалары арасында тату һәм бер-берсенә ихтирамлы, дустанә мөнәсәбәт яши. Менә Мәдәният сараена тиз арада җыелыштылар да җитез генә өстәлләргә фигураларны тезеп тә куйдылар. Ул да түгел, клубның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе, озак еллар дәвамында аны җитәкләгән Ринат Миннебаев килеп җитте. Димәк, турнирны башларга да була. Әлеге хокук, әлбәттә инде, Ринат Мирзоевичка бирелә. Ә ул, һәрвакыттагыча, көр кәеф һәм нечкә юмор хисенә ия. – Спорт төрләре арасында бары шахматның гына үз алласы, яклаучысы бар. Әмма шахмат өстәле артында барысын да үз акылыгыз, үз осталыгыгыз хәл итә, шунысын да онытмагыз, – дип мөрәҗәгать итте ул фикердәш дусларына.

Ринат Мирзоевич клубка 1973нче елда нигез салынганнан бирле, аның тормышында кайнап, борчу-шатлыклары белән янып яши. Бүгенге көндә клубның үз почмагы булмавына да йөрәге әрни. Мәдәният сараеның холлында чемпионат, турнирларны үткәрергә мөмкинлек бирелсә дә, еш кына концертлар, чаралар белән туры килгәндә, уеннарны күчерергә, кайчагында көчле тавыш астында уйнарга туры килә. Тирән фикерләү, игътибарны туплау таләп ителгән шахмат уены өчен инде бу шартлар һич тә яраклы түгел. Әйтүләренчә, шахматчыларны борчыган әлеге мәсьәләдән район җитәкчелеге дә хәбәрдар үзе һәм бүгенге көндә клубка даими урын сайлау буенча төрле вариантлар карала. Әлбәттә, шахмат-шашкачыларны сөендерә торган матур үзгәрешләр дә шактый. Соңгы елларда “Бердәм Россия” партиясенең күркәм башлангычы белән старт алган проект кысаларында мәктәпләрдә шахмат зоналары ачылу яшь буында шахмат уенына карата кызыксыну уяту өчен менә дигән этәргеч булды бит. Яңа ачылган “Киләчәк” Балалар иҗаты үзәгендә дә инде яңа уку елыннан башлап балалар районның оста шахматчыларыннан дәресләр ала алачак. Димәк, клубның яшьләре инде нигездә уртачадан өстә булган әгъзаларына Нурлатта алмаш булырга тиеш әле.

Бу көнне ярышлар гадәттәгечә мавыктыргыч булып узды. Хатын-кызлар арасында беренчелекне тәҗрибәле шахматчы, үзе дә балаларны шахмат серләренә өйрәтүче Җәмилә Мингалиева яулады, икенче урында – Галия Мөхтәсыймова, өченчедә – Рамилә Венидиктова. Ир-атлар арасында Илһам Әхмәров белән Григорий Ермолаев икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүче – быел чираттагы тапкыр кубокны яулаган Сергей Анисимов. Гомере буена шахматтан аерылмый Сергей Александрович. Аның белән абыйсы Валентин Чеплаковка ияреп шөгыльләнә башлый, ул чагында хатлар аша уйный торган бәйгеләрдә дә катнаша әле.

– Беренче җитди җиңүләремне 2000нче елда яуладым. Башта НГДУ цехлары арасында, аннары район чемпионатында да уңышка ирештем, – ди ул.

Б ү г е н и н д е о с т а н ы ң җиңүләренең исәбе юк. Кубокны да шул еллар эчендә күп тапкырлар яулаган, төрле елларда район чемпионы булып калган.

– Кешегә шахмат очкыны бер эләкте икән, бу ялкын гомерлеккә булачак, – ди ул. Моңа дәлилне ерактан эзлисе юк, клубка даими йөрүче һәркем әнә шулай шахмат уты белән дөрләп яна торганнардан бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев