Нурлат районара тикшерү бүлегендә 1966 елгы Асаровның хәбәрсез югалуы факты буенча җинаять эше карала.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, Аэрат Асаров 2010 елның 29 августында кичке 6лар тирәсендә өеннән чыгып китә, һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайдалыгы турында хәбәр юк. Нурлат районара тикшерү бүлегенең тикшерүче-криминалисты Илнур Җәлалов хәбәрсез югалган затның ир туганыннан кергән гаризаны караганнан соң, РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсе (үтерү) буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгара. Карарның күчермәсе Нурлат шәһәре прокуратурасына юлланган. Әлеге карар турында гариза бирүчегә дә хәбәр ителгән.