Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы башлыгы хәйрия ифтары үткәрде     

Кичә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән хәйрия ифтары оештырылды.

Ифтар ашына Нурлат шәһәрендә һәм районыбыз авылларында ялгыз яшәүче, аз керемле, шул исәптән дин юлында хезмәт куючы 60лап кеше чакырылган иде. Алар мәҗлес башланыр алдыннан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, чараның мөхтәрәм кунагы – Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраштылар.

Алмаз Сәлимович, иң элек, Камил хәзрәтнең республикабыз мөфтие буларак яңа срокка сайлануы белән котлады, Нурлат имамнарының да сайлау кампаниясендә актив катнашуларын белдерде.  

– Узган ел белән чагыштырганда, быел, әлбәттә, дини йолаларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен мөмкинлекләр киңрәк, мәчетләребез ачык. Әмма коронавирус инфекциясе әлегә чигенмәде, шуңа күрә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү шарт булып кала, – дип мөрәҗәгать итте ул биредә катнашучыларга.

Очрашу барышында нурлатлылар Татарстан мөфтиеннән дини мәсьәләләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, аның Рамазан аеның өстенлекләре, ураза тоту, гыйбадәт кылуның үзенчәлекләре турындагы эчтәлекле вәгазен тыңладылар.

Реклама

– Рамазан ае – ул барыбызны да берләштерә торган ай, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Без бу изге айда көн саен республикабызның төрле районнарында булабыз. Бүген Нурлатта оештырылган ифтарны башкалар да үзләренә үрнәк итеп алыр, дип уйлыйм, чөнки ул, чыннан да, мондый игътибарга мохтаҗ өлкәннәр өчен үткәрелә.

Чара барышында Камил хәзрәт район башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзинга Рәхмәт хаты да тапшырды.

Җәмәгать белән Коръән аятьләре һәм сүрәләр, ахшам намазы укыганнан соң, нурлатлылар тәгълим үзәгенең банкетлар залына ифтар ашына җыелды, тоткан уразаларының кабул булуын теләп дога кылды. Соңыннан һәркемгә район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.

– Бик күркәм, дини яктан тәэсирле чара үтте. Вәгазьләр үтемле, файдалы, ашлар бик тәмле булды. Мин бик канәгать калдым. Мондый матур мәҗлесне оештырган район башлыгына зур рәхмәт, – дип фикерләре белән уртаклашты Нурлаттан Минвәли Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X