Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы халкы цифрлы телевидениегә күчә

Әмма башкаларның да вакытлары бар әле – республикабызда “цифра”га күчүне октябрь уртасына кадәр кичектерделәр.

Әмма аның сигналы районыбыз авылларының барысында да тотмый – Торнаяс һәм Иске Иглай цифрлы эфир тапшырулары колачлаучы зонадан читтә урнашканнар. Шуңа күрә республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, әлеге авылларда яшәүчеләр өчен спутник телевидениесе сигналын кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру өчен киткән чыгымнарга җиһазларның фактик бәясе, әмма 7300 сумнан да артык булмаган сумма күләмендә компенсация каралган.

– Компенсация алуга хокук бер тапкыр җан башына кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган йорт хуҗалыгының бер әгъзасына бирелә, – диде Республика матди ярдәм үзәгенең 33нче бүлекчәсе мөдире Әлфия Сараева. – Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсенә сатып алуны раслаган документлар китерергә кирәк. Җиһазларны сатып алу вакыты әһәмияткә ия түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев