Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә

Бүгенге көндә мәктәптә ашатуны оештыру иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, шуңа да аның сыйфаты да – аерым игътибар үзәгендә.

Узган атнада бөтен республикада мәктәп ашханәләрендә тикшерүләр үтте. Шимбә көнне 9нчы мәктәптә ашатуны оештыру белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты, ул ризык әзерләү блогында да булып, тиешле шартларның үтәлүе белән кызыксынды.

– Илебездә балаларны тукландыруга аерым игътибар бирелә, дәүләт моңа бик күп акчалар бүлеп бирә. Шунысын билгеләп үтәсем килә, мәктәптә туклануның сыйфаты да, ризыкларның ассортименты да тиешле дәрәҗәдә, – диде Алмаз Сәлимович.

Мәктәптә ул балалар, коллектив, пешекчеләр белән аралашты, гомумән, мәктәп ашханәсе эшенә уңай бәя бирде. Бу гадәти көнне Ульяна Корнилова белән Раиф Морадыймов бик озак исләрендә тотачак әле, чөнки район башлыгы белән бер өстәл артына утырып төшке аш ашау бәхете һәркемгә дә тәтеми бит. Яшелчә салаты, пилмән һәм чәй – һәр икенче шимбәдә була торган шундый меню башлангыч мәктәп укучылары өчен гадәтигә әйләнде инде. Төшке ашның бәясе 53 сум 41 тиен тора, әмма федераль чаралар хисабына аны укучылар түләүсез ала.

 Урта һәм өлкән сыйныф укучылары көн саен республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган 8 сум хисабына туклана. Әлеге суммага ботка яки токмач ашарга мөмкин, теләүчеләр үз акчаларына аны кәтлит, я булмаса сосиска белән тулыландыра ала. – Һәр көнгә махсус меню әзерләнә. Бар да бик тәмле, сыйныфташларыма да, миңа да бик ошый. Сәламәт булып үсәр өчен безгә яхшы тукланырга кирәк һәм пешекчеләребез моның өчен бик тырыша. Аларга рәхмәт, – дип уртаклашты 3нче сыйныф укучысы Айгөл Хәсәнова. Хәер, бер мичкә балга бер кашык дегет кушып, бар эшне бозучылар һәрчак табылып тора. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызда мәктәптә туклануны оештыру буенча төрле комментарийлар язучылар булды.

“Пилмәннең анда беркайчан булганы юк”, – дип канәгатьсезлеген белдерде кайберәүләр. Икенчеләре аларга каршы: “Аларны һәр мәктәптә дә бирәләр”, – дип җавап кайтарды. Бу уңайдан аңлатма бирүен сорап без район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллинага мөрәҗәгать иттек. – Район мәктәпләрендә кайнар аш Роспотребнадзор таләпләре буенча оештырыла. Меню Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшләнгән, ул бөтен республика өчен бердәм. Ягъни Нурлат укучылары республикада, мәсәлән, Казанда яшәүче балалар ашый торган шундый ук ризык белән туклана. Коронавирус белән бәйле санитар-эпидемиологик таләпләрне искә алып, мәктәпләрдә сыйныфлар индивидуаль расписание буенча туклана, – дип билгеләп үтте Алсу Насыйховна.

 Шул көннәрдә шәһәр гимназиясе ашханәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов булып китте.

– Мондый күчмә тикшерүләрнең максаты – мәктәпләрдә туклануның сыйфатын, бүлеп бирелә торган акчаларның дөрес итеп тотылуын, шулай ук ризык әзерләү өчен биналарның торышын өйрәнү, – дип билгеләп үтте Рәис Әхтәмович.

Әлеге актуаль мәсьәләне без дә игътибарсыз калдыра алмадык – ашатуның сыйфатына ата-аналар контроле төркеме составында дүшәмбе көнне гимназиядә булдык. Карабодай боткасы, бифштекс, ипи, сөтле чәй – барысы да расланган меню буенча, яңа гына пешеп чыккан, кайнар. Әти-әниләр мондый тикшерүләрне атна саен үткәреп тора. Ассортимент белән дә кызыксындык. Баксаң, пешекчеләр көн саен биредә 10лап төрдә ризык әзерлиләр, буфетта һәрчак яңа пешерелгән камыр ризыклары бар икән. Әлбәттә, укучылар һәм аларның ата-аналарының барысының да таләпләрен канәгатьләндереп бетерү җиңел түгел. Кем әйтмешли, кемгә нәрсә ошый бит. Әмма, шуңа да карамастан, район укучылары көн саен мәктәп ашханәсенә кереп кайнар һәм тәмле ризык белән сыйланып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев